«Хокук дәресләре – тормыш дәресләре»: хокук сәгате (12+)

Хәзерге заманда балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозу проблемасы актуаль. 24 сентябрь көнне, шундый күренешләрне кисәтү максатында, 16 нчы санлы китапханә Татарстан буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сагы бүлеге психологы, полиция капитаны Горячева Надежда Анатольевна белән берлектә яшүсмерләр өчен «Хокук дәресләре – тормыш дәресләре» дигән хокук сәгате уздырды.

Фото урок
20210924_112618
20210924_110946

Надежда Анатольевна, балалар өчен эчке эшләр органнарында эш, үзенең әһәмиятле һәм җаваплы һөнәри эшчәнлеге, полиция сафларына хезмәткәрләр кабул итү тәртибе турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Хокук саклау органнарына эшкә алуда таләпләрнең ни дәрәҗәдә катгыйлыгы: мәсәлән, яшүсмер вакытта уйлап җиткерелмәгән, ахмак бер гамәл, аз-маз шаяру кебек кенә тоелса да, кандидатның киләчәк карьерасына йогынты ясарга мөмкин булуы турында мәгълүмат балаларны гаҗәпләндерде. Укучылар зур кызыксыну белән кунакны тыңлады, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды. Шулай ук балалар Россия геройлары, батырлык һәм кыюлык үрнәге булган кешеләр турында белде. Дәрес азагында чарага килүчеләр: «Кеше һәрвакыт үзе белән идарә итә белергә һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык тотарга тиеш», дигән нәтиҗә ясадылар!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: